Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Тәкъва

Бервакыт Батулла яшь хатыны Рузия ханым белән Аяз Гыйләҗев өенә кунакка килә...

Бервакыт Батулла яшь хатыны Рузия ханым белән Аяз Гыйләҗев өенә кунакка килә. Чишенеп, түргә узгач, Батулла:

– Ягез, йортка бер фатиха, – дип дога кыла.

Шуннан соң Аяз Гыйләҗев дус-ишләренә болай дип әйткән, имеш:

– Батулла, ак оекбаш киеп, тәсбих тартып йөри башлаган. Унсигез ел марҗа әвәләп яткан димәссең, валлаһи, парин!

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев