Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Тибеп кал!

Беренче пьесасын куйдыргач, Батулла Мәдәният министрлыгыннан кесә тутырып гонорар алган. Кемнәрнеңдер исендә калырлык итеп сыйларга дип, язучылар оешмасына килгән...

Беренче пьесасын куйдыргач, Батулла Мәдәният министрлыгыннан кесә тутырып гонорар алган. Кемнәрнеңдер исендә калырлык итеп сыйларга дип, язучылар оешмасына килгән. Коридорда бильярд уйнаучы бер төркем язучылар янына җитәрәк, тыгыз итеп бәйләнгән мең тәңкәлек пачканы (ул дәвердә шактый зур сумма) идәнгә ташлаган да аяк очы белән тибә-тибә килә икән. Мул акча мәсьәләсендә тәҗрибәле Туфан Миңнуллин, моны күреп алгач:

– Ярлы чакта тибеп кал, Батулла, баегач тибә алмассың! – дигән.

 

"КУ" 3, 2018

Фото: архив

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев