Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Тәхет вә аның варислары

Язучылар утырышында гомер буе түргә узмыйча, ишек катында гына утырырга күнеккән Батулла беркөнне түргә барып утыра. Фәрваз Миңнулла аңа әйтә: – Нигә син түргә үрләдең әле? – ди.

Язучылар утырышында гомер буе түргә узмыйча, ишек катында гына утырырга күнеккән Батулла беркөнне түргә барып утыра. Фәрваз Миңнулла аңа әйтә:

– Нигә син түргә үрләдең әле? – ди.

– Бу – Әмирхан Еники урыны, ул кергәнче берәрсе алмасын дип утырып торам, – ди Батулла.

– Еники урынына өмет итүче язучылар да бармыни прозаиклар арасында? – дип сорый Фәрваз.

– Бар! – ди Батулла. – Марсель Гали.

– Ха-ха-ха, алай булса, синең эш бик мөшкел бит, Батулла малай! – дип көлә Фәрваз. – Ул нахал сине, мөгаен, төртеп төшерер бу урыннан.

"КУ" 7, 2018

Фото: Александр Эшкинин

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев