Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Театрның файдасы

– Сез журналистлар һаман театрны сүгәсез, гел тәнкыйтьләп язасыз. Менә бер файдалы ягы бар икән: эштән арып, хәлең беткәндә, хет утырган килеш йоклап чыгарга булса да ярый икән бит театр дигәнең...

Г.Камал театры Гаяз Исхакыйның «Курчак туе» драмасын сәхнәләштерде. 2009 елның 3 ноябре көнне спектакльне журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр өчен күрсәттеләр.
Урта рәттә утыручы Римзил Вәлиевнең ерак сәфәрдән кайткан көне булгандыр, күрәсең, (ул чакта «Азатлык» радиосының Казан бүлекчәсе рәисе) беренче бүлекнең уртасында җиңелчә генә оеп китә.
Тәнәфестә тамашачыларга чәй эчү каралган. Шунда ук беренче тәэсирләр турында фикер алышулар да башлана.
– Римзил абый йоклап китте, аңа ошамады, ахры, – ди бер журналист. Фикер алышуга драматург Туфан Миңнуллин кушыла:
– Сез журналистлар һаман театрны сүгәсез, гел тәнкыйтьләп язасыз. Менә бер файдалы ягы бар икән: эштән арып, хәлең беткәндә, хет утырган килеш йоклап чыгарга булса да ярый икән бит театр дигәнең...

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев