Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

«Түбә»

– Крыша приехала, готовьте бабки! – дип кычкыра.

Бер төркем артистлар төнлә «Юмор фестивале» концертыннан Казанга кайтып бара. Мамадыш юлындагы бер кафега ашарга тукталгач, боегып киткән коллегаларын дәртләндерергә теләпме, шаярыпмы, Равил Шәрәфиев спектакль «куеп ала»: тыныч
кына «салып», ашап утырган халыкны сискәндереп, күзен акайтып, кафега бәреп керә дә әшәке тавыш белән:
– Крыша приехала, готовьте бабки! – дип кычкыра.
Залдагы халыкның кайберсе шыпырт-шыпырт кына чыгып сыза башлый. Читтәрәк ашап утыручы бер татар егете генә данлыклы актёрны танып ала.
– Сезмени бу, Равил абый? – дип, бик озак көлешәләр.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев