Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Таяк кем кулында?

Мәскәүләр дә җавапсыз калмады – Әсәдуллаев йортына алып барып, банкет – хәләл мәҗлес үткәреп, безне сыйларга булдылар.

2005 нче елның 10 апрелендә Рәшит Ваһапов фестиваленең чираттагы концерты Мәскәүдә узды. Бик күп сәнгатькәрләр, шул исәптән «Казан» мили-мәдәни үзәге артистлары, Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге катнашты, галәмәт яхшы үтте. Мәскәүләр дә җавапсыз калмады – Әсәдуллаев йортына алып барып, банкет – хәләл мәҗлес үткәреп, безне сыйларга булдылар.
Бардык, кунак булдык... Инде кайтыр юлга кузгалырга урамда автобусларга төялешәбез. Бер чатта Россия Мөфтиләр шурасында эшләүче Ягъфәр хәзрәт Фәйзрахманов «Казан
нуры» оркестры җитәкчесе-дирижёр Рәсим Ильясовны «вәгазьли». Сөйләшүдән аңлаганымча, оркестрдагы музыкантларга урын җитмәгәнме, тиешле урынга
утырмаганнармы, хәзрәт шул уңайдан дирижёрга дәгъва белдерә булса кирәк:
– Артистларың сине тыңларга тиеш!
Рәсим, зыялы кеше буларак, җаваплылыкны өстеннән төшермәкче:
– Мин башлык түгел бит, миннән башка да монда өч-дүрт администратор бар! Мин бу концертта музыкант кына...
– Юк-юк. Алай димә! Синең кулда – таяк бар бит!

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев