Татарның иң негры

«Җиде йолдыз» фестивале бара. Сәхнәгә Финляндиядә яшәүче җырчы Җәмилә белән негр егете Ндиоба чыга. Татарча җырлый башлыйлар. Сәхнә артында басып торган Илһам Шакиров Салаваттан сорый икән:
– Кара әле, Салават, татарларның негрлары да була микәнни ул?
– Нигә, Илһам абый, татарның негрдан бер артык җире дә юк инде аның. Негр кебек үк эшли, негр кебек үк яши, – дип җавап кайтара Салават, уйлап-нитеп тормыйча гына.
Шуннан ни әйтергә белми торган Илһам Шакиров:
– Алай булгач, татарның иң негры мин буламдыр инде, – дип авыр сулап куя да негр малаеның татарча җырлаганын тыңлый башлый.
"КУ" 5, 2018
Фото: salavat.tatshop.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз