Сумса бәете

1966 елда Татарстанның атказанган артисты, җырчы Сөләйман ага Йосыпов бригадасы белән Урта Азия республикаларында көзге гастрольдә йөрибез. Гастрольләр өч айдан да ким булмый торган иде, бу юлы да Яңа елга кадәр йөрергә туры килде.
Казакъстан шәһәрләрендә бер айдан артык йөргәч, Кыргызстанга килеп, Октябрь бәйрәмен (7 ноябрь) шунда каршыладык.
Азия якларында шунысы яхшы, чәйханәләр күп. Без дә чәй эчәргә булдык. «Командировочный» янчыклардагы соңгы тиеннәрне санап, берәр чәйнек яшел чәй, ике-өч шакмак шикәр һәм бер-икешәр кайнар сумса алдык. Атаклы, эксцентрик музыкант, баянда, төрле кечкенә концерт гармуннарында иң оста уйнаучы Гали ага Җәмлиханов, «пыш-пыш» тәмәкесен тартып, әрле-бирле йөренә, сәкедә чәй эчеп утыручыларга кырын-кырын карап ала. Мескенемнең «коры» чәй алырлык та акчасы калмаган. Бишкәктә бәйрәмне иркенләбрәк уздырган...
Гали ага тәмәкесен сүндереп, яныма килеп утырды. Үзенең сәер карашы минем сумсалы тәлинкәдә.
Мин чәйгә үрелгән арада Гали абый яшен тизлеге белән тәлинкәдәге калган сумсаны алды да ике капты – бер йотты, дигәндәй... Шундый олы, атаклы артистны хөрмәт итеп, каушый-каушый касәгә чәй салып, азаккы шикәр кисәген дә аңа таба этәреп куйдым.
Бу хәлне Сөләйман ага Йосыпов биюче кызыбыз Люба Мацугина белән күзәтеп утырганнар икән.
Аэродром таулар эчендәге үзәнлектә иде. Безне Джалал-Абадка алып киттеләр. Анда кунакханә дә арзанрак икән. Базарда җиләк-җимеш, кавын-карбыз тау булып өелеп, пүчтәк бәя генә торалар. Администратор безгә алдан «суточный» акчаларын алып килгән, бераз җанланып киттек.
Икенче көнне төштән соң безне концертка алып барырга «Кубань» автобусы килде. Барыбыз да ял иткән, юынган-кырынган, яхшы гына тамак туйдырган, кәефләр шәп!

Автобуска соңгы артист булып Сөләйман ага Йосыпов кергән иде, ул җитди генә сүз башлады һәм куен кесәсеннән уч төбе кадәр кәгазь чыгарды.
– Җәмәгать, кичә аэродромда бик фаҗигале хәл булды. Альбертның соңгы акчасына алган сумсасын ялгыш кына Гали ага кабып йотты. Шул хәсрәттән мин төн йокламый, бер бәет иҗат иттем. Һәм ул укый да башлады:

 

Мин кайгылы, мин сагышлы,

Мин ач калдым, сумсасыз.

Гали ага ялгыш кына

Кабып йотты акчасыз.


Әйткәнемчә, кәеф шәп чак иде. Барыбыз да тәгәрәшеп көлештек, бигрәк тә баянчы Рәфкать Лотфуллин үзеннән дә «хохмалар» өстәгәч...
Гастрольдәге өченче аебызны Ташкент шәһәрендә башладык. Безне иң яхшы үзәк кунакханәгә – «Ташкент»ка урнаштырдылар. Татар концертлары Үзбәкстанда аншлаг белән бара. Шуңа күрә безгә хөрмәт зур иде.
Гали абыйның тагын төгәллеге җитмәде, «суточные» бетте. Аны аеруча зурлап, атказанган артист дип, без торган каттан бер урынлы аерым номерга керткәннәр иде. Бервакыт үзбәк радиосы татарлар өчен концерт бирә, ахрысы, дип уйладык – гармунда татар көйләре яңгыравы ишетелде, кинәт кавказ халкының универсаль «лезгинкасы» яңгырый башлады, аны «Сулико» – Сталинның яраткан җыры, аннан соң белорус халкының «Будьте здоровы, живите богато» көе алыштырды.
Бактың исә, Гали абый ишеген киң итеп ачып, гармунда «сиптерә» икән. Аның каршында «симез борынлы» өч-дүрт кавказ егете музыка тыңлап, «балык мае» авыз итеп, өстәл тулы ризыкны капкалап, кәефләнеп утыра.
Гали абый мине күреп, чакырып кертеп, күккә чөеп мактый башлады... Бөтен СССРда иң яхшы иллюзионистларның берсе булам икән, үзем дә белмәгәнмен! Кызмача кунакларга җитә калды, фокус күрсәт, ди башладылар. Гали абый да күз кысып, башын селкеде, янәсе, әйдә, махы бирмә.
Кесәдәге, кул астындагы әйберләр белән күрсәтелгән фокуслар кавказлыларга шул хәтле ошады – мине җитәкләп дигәндәй, өстәл артына утырттылар.
Егетләр концертка барасыбызны аңлап, артык кыстамадылар, шәпләп сыйладылар да рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.
Алар чыгып киткәч, Гали абый хәйләкәр генә елмаеп:
– Менә, сиңа сумса бәете өчен расчёт шул булыр, – диде.

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: