Сөт калыр да ни китәр?

Сигезенче класс укучысы Марат Кәбиров, такта янына чыгып, Дәрдемәнднең шигырен яттан сөйли башлады. Шигырьнең соңгы куплеты мондыйрак булырга тиеш иде:
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, Ватан китәр!
Сөт калыр, Ватан китәр!
Марат Кәбиров салкын-таләпчән күзле укытучыга карап алды да каушап китте һәм соңгы юлларны болай дип ярып салды:
Сөт калыр, Вамин китәр! Сөт калыр, Вамин китәр!
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз