Сине алырга килдем

Нур Әхмәдинең Әлмәт язучылар оешмасын җитәкләгән чагы. Кыш. Шимбә көн. Суык тидереп, Нурның температурасы күтәрелгән. Хатыны Венера, аны үлән чәйләре белән дәвалап, урында ятарга мәҗбүр итә.

Көтмәгәндә ишек кыңгыравы шалтырый. Ачсалар – шкаф кадәрле бер милиционер.

– Нур Әхмәдиев биредә яшиме?

– Ул мин, – ди түшәгеннән торырга мәҗбүр булган Нур.

 – Тиз генә киен, сине алырга килдем.

– Милиционерның «алырга килдем» сүзен ишеткәч, Венера ханым бөтенләй хафага кала.

– Ни өчен алып китәсез? Аның ни гаебе бар?

Милиционер күп сөйләшеп торуны кирәк санамый:

– Баргач аңлатырлар...

Машинага утыртып, Нур Әхмәдине эчке эшләр идарәсенә түгел, КПССның шәһәр комитетына алып киләләр. Баксаң, партия өлкә комитетының идеология секретаре Рево Рамазан улы Идиятуллин килгән һәм Әлмәт бүлеге язучылары белән очрашырга тели икән. Нурның өендә телефоны булмагач, партия аптырап калмый, дежур милиционерны җибәрә.

Тиз арада, мөмкин булган кадәр күбрәк язучыларны җыйнап, өлкә комитеты секретаре нефть төбәге әдипләре белән ике-өч сәгать буена кызыклы әңгәмә алып бара.

Бу партия өлкә комитеты секретареның Әлмәт язучылар бүлегенә тарихта беренче һәм соңгы тапкыр аяк басуы була. 

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: