Шәхесләр чираты

Язманың башы монда.

Зәки Нури. Беркөнне озын буйлы бер абый кереп, әйберләр ала башлады. Сөйләшүе матур – бу йә укытучы, йә язучыдыр инде дип уйлыйм. Аларның сөйләшүләре бөтенләй аерылып тора бит. Түзмәдем, тәки сорадым: «Абый, сезне кайдадыр күргәнем бар, сез кем?» – дим. Ул җавап бирми, үзе миннән сорый: «Син кайсы районныкы?» – ди. Мин әйтәм: «Балтач районыннан». «Ә-ә, алайса бер мәҗлестә утырганбыздыр инде», – ди. «Юк, абый, андый мәҗлестә булганым юк», – дидем. Алган әйберенә акча түләде дә кесәсеннән визит карточкасын чыгарып бирде һәм бер сүз әйтмичә чыгып та китте.

Мин аны үзебезнең кибеттә бүтән күрмәдем.

"КУ" 12, 2019
 Фото: kitaphane.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: