Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Шәхесләр чираты

«Әти авырый, аңа гранат белән караҗимеш кирәк иде»

Язманың башы монда.

Габдулла Шамуков. Ул безнең кибет тирәсендә торган булса кирәк. Аның яратып алган әйбере – гранат белән караҗимеш иде. «Ашыйк әле, кеше эчеп тә бетерә», – ди торган иде. Бер күргәндә, Фуат абый Халитовның үлеме турында бик борчылып сөйләде, алар бик дус булганнар икән.

«Кем уйлаган шулай булыр дип... Санаторийга барырга медосмотр үтеп йөргәндә, канының анализы әйбәт булмаган», – дип сөйләгәнен хәтерлим. Фуат абый озак авырмыйча гына үлеп тә китә, рак авыруыннан дип беләм. Бу 1981 елның башы була.

Көннәрдән бер көнне кибеткә яшьрәк кенә марҗа керде. Аны Габдулла абый миңа җибәргән икән. Бу хатын аның килене булып чыкты. «Әти авырый, аңа гранат белән караҗимеш кирәк иде», – диде ул. Караҗимеш бар иде, ә гранат булмады. Озак та үтмәде, Габдулла абыйның вафатын ишеттем, ул да шул авыру белән үлгән икән. Бу 1981 елның ахыры иде.

"КУ" 12, 2019
 Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев