Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Шәхесләр чираты

Бервакыт мондый хәл булды: кичтән карбызның бәясен төшерделәр (1,50 тиеннән 1 сумга). Икенче көнне мин, бу хакта онытып, карбызны Айрат абыйга кичәге бәясе белән сатканмын...

Язманың башы монда.

Айрат Арсланов. Аның хатыны Мәрьям апа бездәге сатучылар белән (берсе сугышта да булган) сөйләшеп торырга бик ярата иде.

Бервакыт мондый хәл булды: кичтән карбызның бәясен төшерделәр (1,50 тиеннән 1 сумга). Икенче көнне мин, бу хакта онытып, карбызны Айрат абыйга кичәге бәясе белән сатканмын. Соңыннан гына искә төште. Өйләдән соң, күрше кибеттә Айрат абыйны очраттым. Әй сөендем инде, артык алган акчаны үзенә кайтардым. Нинди акыллы, сабыр кеше булган ул! Мин шулай-шулай, дип аклангач, «әйе шул», дип кенә куйды. Белә торып миңа авыр сүз әйтмәде, берәү булса, кара тавыш чыгарыр иде...

 

"КУ" 12, 2019

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев