Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Шәхесләр чираты

Минем әтинең иң яраткан артисты ул, «Моннан да шәп җырлаучы юк», – дия иде.

Рафаэль Ильясов. Ул безнең кибеткә еш керде. Әйберләрне гел үзе ала иде. Бәлки, акчаны белеп, чамалап тотучы булгандыр. Ул вакытта чират зур, тыныч кына, сабыр гына басып торыр иде.

Минем әтинең иң яраткан артисты ул, «Моннан да шәп җырлаучы юк», – дия иде. Әти соңга таба начар ишетә башлады, әмма колагын радиоалгычка куеп, шушы артистны тыңлар иде. Шуңа күрә Рафаэль Ильясов кибеткә кергәч, мин аңа гел игътибар итә идем. Хәзер дә урамда очрашсак, бик озаклап сөйләшеп торабыз...

 

"КУ" 12, 2019

Фото: татархивы.рф

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев