Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Шәхесләр чираты

Вафирә белән сөйләшеп киттек. Ул: «Авырып торам әле, әллә салкын тигән, бер дә кәефем юк», – диде. Мин әйтәм: «Күз дә тия торгандыр инде, сәхнәгә чыккач, күпме кеше текәлә бит сезгә», – дим...

Язманың башы монда.

Вафирә Гыйззәтуллина. Безнең оныклар М.Гафури урамындагы 1нче татар гимназиясенең 3 классында укыйлар иде. Аларны каршы алырга килдек, дәрес беткәнне көтеп утырабыз. Сентябрь ае. Явымлы, авыр, ямьсез көн. Вафирә белән сөйләшеп киттек. Ул: «Авырып торам әле, әллә салкын тигән, бер дә кәефем юк», – диде. Мин әйтәм: «Күз дә тия торгандыр инде, сәхнәгә чыккач, күпме кеше текәлә бит сезгә», – дим. Ул әйтә: «Сәхнәгә чыкканда, үземне-үзем өшкереп чыгам инде, аннары Нурулла мәчетеннән Фәрит хәзрәт Кадыйров та айга бер мәртәбә Коръән укып өшкерә», – диде. Аларның шәһәр үзәгендә торганнарын белгәч: «Малаегыз (Камил иде бугай) мәктәптән үзе дә кайта алырлык икән», – дидем. Ул: «Что син, мин аны үзен генә йөртәмме соң?» – диде. Шуннан соң ничә көн үткәндер, күңелсез хәбәр ишеттем... Вафирә үзенең кызы белән туган авылына кайткан булган. Менделеев районы Камай авылыннан Казанга килгәндә, юл һәлакәтенә очраган... Соңгы тапкыр күрешеп сөйләшүебездә үлем исереклеге кергән булгандыр, шуңа кәефсез, моңсу булгандыр инде ул, дип тә уйлап куйдым. Урыны җәннәттә булсын!

"КУ" 12, 2019
 Фото: youtube.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев