Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Шаян Юзәй

Бездә эчүче шагыйрьләр бик күп, ә менә очучы шагыйрьләр икәү генә...

Бөгелмә шәһәрендә яшәүче шагыйрь Рәшит Мозаффаров турында сүз чыкты. Шаһинур Мостафин аның элек очучы булганын искә төшерде.

Илдар абый моны шунда ук эләктереп алды:

– Шулай. Бездә эчүче шагыйрьләр бик күп, ә менә очучы шагыйрьләр икәү генә: аларның берсе – Салих Баттал, икенчесе – Рәшит Мозаффаров.

***

Чаллы буйлап машинада барабыз. Илдар Юзеев «Жалюзи» дигән рекламаны күрде дә: «Жаль, Юзи!» – дип авыр сулап куйды.

 

"КУ" 06,2017

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев