Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Шаян сәхифә

Песи баласы белеп туа – балыкның койрыгына тәпие белән басып, иң элек башын чәйни.

Үзеңнеке

Капка асларыннан чыгып, ырылдаган этләр балакны йолыккан-тарткалаган сыман, күңелне талаган борчулы уйлар була. «Пошёл!» дип куып кына булмый. Үз «этең» бит.

Вагонда сөйләшеп кайталар

– Минем әти авыз ачып иснәгән иде, ияге салынды да төште. «Скорый» чакыртырга туры килде.

– И-ии, анысы нәрсә! Минем хатын әнә шундый каты итеп төчкереп җибәрде – соңыннан врач әйтте, мие селкенгән, диде. Баш мие инде!

Дачада

– Кара миләштән эчемлек ясагач, бакчада калдырасыңмы? – дип сорый күршесе.

– Менә син, унсигез яшьлек кызга өйләнсәң, читтә тотар идеңме, әллә кочактамы?

Баштан башлый

Песи баласы белеп туа – балыкның койрыгына тәпие белән басып, иң элек башын чәйни. «Башыңны ашармын!» дип тикмәгә әйтмиләр икән. Баштан башлаучы бүтән ерткычлар да бар. Бигрәк тә ике аяклылар.

Лимон

Миллионны бер шаяны «лимон» дип атаган. Киткән шуннан телдән-телгә тәгәрәп. Берзаман чын лимон бер «лимон» булмагае.

"КУ" 8, 2016

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев