Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Шартлау

Хәмзин бер кат кына югарыда утыручы «Казан утлары»ндагы дусларына карлыган кайнатмасы алып килергә вәгъдә бирә...

Газета-журналлар нәшер ителүче 14 катлы бина соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде. Затлы итеп ремонт ясалды, бүлмәләрне кондиционерлар, компьютерлар белән тутырдылар, электрон ачкычлы, тычкан да үтеп керә алмаслык заманча ишекләр

куелды.

Беренче катта – буфет, брифинг-зал, тагын әллә ниләр... Әлеге үзгәрешләр биредә эшләүчеләргә тагын да тырышырга, бай эчтәлекле, матур газета-журналлар чыгарырга бер стимул булды.

Идәндә – затлы кафель. Аның пычрак вакытын һич күрмәссең – ун минут саен сөртеп торалар, күзләр чагыла.

Бинага кешеләрне энә күзеннән үткәреп, бик нык тикшереп кертәләр. Дөньяда еш кабатланып торучы терактлар шулай эшләргә мәҗбүр итә.

Көннәрдән бер көнне «Чаян» журналында эшләүче Хәмзин бер кат кына югарыда утыручы «Казан утлары»ндагы дусларына карлыган кайнатмасы алып килергә вәгъдә бирә. «Өйдә ашаучы юк, дүрт-биш банка утыра, сыйлыйм әле үзегезне», – ди. Бер

пакетка тутыра да кайнатмаларны эшкә юнәлә.

Ул көнне ниндидер зур җитәкче килергә тиеш булган, ахры – ишек төбендәге сак хезмәте егетләре галстук таккан, кафельләр тагын да тырышыбрак юылган.

Чамаламыйрак тутырган, күрәсең, гөнаһ шомлыгына каршы, кереп барганда, теге пакет шартлап өзелә бит! Өч литрлы банкалардагы дүрт варенье кафельгә төшеп чәлпәрәмә килә! Шартлау тавышын ишетеп, хезмәткәрләр йөгерешә башлый. Кемдер хәтта МЧСка шалтыратырга өлгерә. «Террорист»ның Хәмзин икәнен күргәч кенә тынычланалар.

 

"КУ" 9, 2019

Фото: Ильнар Тухбатов

Теги: уены-чыны бергә юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев