Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Сез барасы авылга теге юлдан барасы...

Икенче көнне иртән исерек шофёрыбыз җәяүләп килеп җитте. Елардай булып гафу үтенде, кайтканчы эчмәде. Илһам Шакиров та артык сүз куертмады.

Мине җырчы Илһам Шакиров бригадасына күчерделәр.

Иң популяр, иң яхшы җырчыга дип, иске булса да «КАвЗ» автобусын бирделәр. Нурлат, Октябрьский, Тәтеш районнарында, җәйге гастрольдә йөрибез. Квартеттан торган «оркестр», виртоуз баянчы, Рифкать Гомәров, сүз остасы Наҗия Минкина һәм мин.

Автобус йөртүчебез – рус кешесе, 30-35 яшьләрдә. Гастрольгә чыгып, өч-дүрт көн узуга ул үзенең холкын, тәртибен күрсәтә башлады...

Илһам Шакиров авыл малае булса да, иркәләнеп, озак йокларга ярата. Аңа инде «йолдыз чире» дә тия башлаган... Аның фатирына барып, сак кына уятып, бүген барасы авылның шактый ерак булуын әйттем. Ул юынып, ашап-эчеп, клубка килгәнче, төш вакыты да җитте. Без инде автобуска төялгән идек. Сизәм: шофёр бераз кызмача.

Юл өстендә бер авыл кибете янына туктадык. Артистлар белән бергә шофёр да кибеттә бераз юандылар... Инде барыбыз да автобуста, шофёрны гына көтәбез. Ул юк. Шактый көткәннән соң эзли башладык. Юк, шофёр юкка чыкты, күрүче дә, кая киткәнен белүче дә юк. Инде нишләргә? Үч иткәндәй, без барасы авылга шактый ерак, вакыт та кичкә авышып килә.

Борчылу чигенә җитте. Ярый әле Илһам сүзсез, тыныч кына күзәтеп утыра. Бу авылдан берәр шофёрны ялларгамы әллә, дип киңәшләшкәндә, баянчы Рифкать Гомәров, кая әле, бер-ике мәртәбә руль артына утырганым бар иде, карап карыйк дип, шофёр урынына кереп утырды. Ярый әле югалган шофёр исерек баштан ачкычын онытып калдырган. Кая барасын төгәл генә белмәсәк тә, акрын гына кузгалып киттек. Ике юл чатында бер ир кеше тора иде, үзен утыртырга сорап, кул күтәрде. Туктап, ул кешедән юл сорадык. Сез барасы авылга безнең авыл аша узасы, әйдә юл күрсәтәм дип, сул яктагы юлдан алып китте. Иген басулары, урманнар аша узып, юлдашыбыз авылына килеп тә җиттек. Ә ул автобустан төште дә бер сүз дә әйтмичә ашыгып китә башлады.

Рәхмәт тә, сау булыгыз да юк! Ачуым килеп, автобустан атылып чыгып, тегене куып җиттем. 

- Мәгънәсез, рәхмәт урынына без барасы юлны булса да күрсәт, хет! – дип, якасына ябышырдай булып ярсыдым.

Ә бу адәм актыгы һич тә исе китмичә:

- Мин утырган юл чатына кире кайтыгыз да уңга борылыгыз. Монысы безнең авыл, – диде дә тиз-тиз атлап, ындырлар артына кереп китте.

Илһам тыныч кына:

- Нәрсә, үзен авылына кайтарттымы? – дип көлә башлады.

Рифкатьнең «җен» ачуы чыкты, теге нахалның ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә әзер иде, чөнки ул инде белмәгән автобусны йөртеп, шабыр тиргә баткан иде. Көч-хәл белән көтү кайтканда гына, концерт куясы авылга килеп җиттек. Клуб мөдире, кайнар табага баскандай, безне көтеп, ишек төбендә әрле-бирле йөренә.

Икенче көнне иртән исерек шофёрыбыз җәяүләп килеп җитте. Елардай булып гафу үтенде, кайтканчы эчмәде. Илһам Шакиров та артык сүз куертмады.

 

 

"КУ" 09, 2020

Фото: pixabay

Теги: юмор шаян сәхифә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев