Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Сәркатип

Моннан байтак еллар элек Казан дәүләт педагогика институтының Межлаук урамындагы 1нче йортта урнашкан педагогика кафедрасына Әнвәр Хуҗиәхмәтовны эзләп кердем... Анда өстәл янында утырган секретарь кызны күреп, сүз дә әйтә алмыйча, көлеп җибәрүдән көчкә тыелып калдым...

Моннан байтак еллар элек Казан дәүләт педагогика институтының Межлаук урамындагы 1нче йортта урнашкан педагогика кафедрасына Әнвәр Хуҗиәхмәтовны эзләп кердем... Анда өстәл янында утырган секретарь кызны күреп, сүз дә әйтә алмыйча, көлеп җибәрүдән көчкә тыелып калдым. Мондый халәт кичерүемнең хикмәте бар.

...1972 елда КДУның журналистика бүлегенә укырга кергәч, миңа студентларның Кызыл Позиция урамындагы 4нче тулай торагында, 5нче каттагы 112нче бүлмәдән урын бирделәр. Шул елны, укуын тәмамлап, минем туган авылыма – Кама Тамагы районы Балтач мәктәбенә эшкә киткән булачак шагыйрә Нәҗибә Сафина караваты миңа калган булып чыкты. Татар теле бүлегендә өченче курста укучы Фәридә Тютеева (Исәнбай кызы), Нәфилә Хөсәенова (якташым Апас кызы) һәм Нурсөя Хәсәнова (Олы Мәңгәр кызы – яшь язучы Рөстәм Галиуллинның булачак әнисе) бик әйбәт кызлар иде.

«Американ» спектакленең, Равил Шәрәфиев милли пәрәмәчләренең халык теленнән төшмәгән чагы. Ул вакытта тормыштагы бик күп нәрсәгә «милли» сүзен кушып сөйлиләр иде. Дүртенче курс студенты Әнвәр Хуҗиәхмәтов – Милли Әнвәр. «Милли» сүзен бик ярата.

Шулай берсендә, ял көне, дүртебез дүрт караватта дәрес әзерлибез.

– «Милли» безгә таба килә, – диде Нәфилә, Әнвәрне аяк тавышыннан танып.

Ишек шакыдылар. Чыннан да ул килеп керде. Шау-гөр килеп кызлар белән исәнләште. Равил Шәрәфиев стилендә сөйләшү китте. Мин – беренче курс, тыйнак кына укып утырам. Әнвәр аягүрә баскан көе Американ профессор милли профессор булгач, кемне нинди эшкә алачагын сөйләп китте.

Караваты түр башында, уң якта урнашкан Фәридәдән башлады. Ул шигырьләр яза, күрәсең, шуны исәпкә алып, Әнвәр:

– Фәридә туташны (ул чакта «туташ» сүзе дә сәхнәдә генә иде әле) «Милли комган моңнары» газетасының мөхәррире итеп куям, – диде.

Ишек катындагы караватта утырган Нәфиләгә:

– Так, Нәфилә туташ, сез эшкә уңган, җитез күренәсез, милли тәһарәтханә мөдире булырсыз, – диде.

– Миңа шул эш тә эш булыр инде, – диде Нәфилә, образга кереп. – Фәридәгә өстәл янында утырасы.

– Ә миңа, миңа нинди эш? – дип сорады Нурсөя, көлеп.

– Сиңа әллә ни җаваплы эш тапшырып булмас, хахатушка син, – диде булачак «милли профессор». – Тәһарәт чүпрәкләре өчен җаваплы булырсың.

– Абау җаным, җүннерәк эшең җукма? – диде Нурсөя, Әтнә акценты белән.

Беренче курс итеп, кызганып, мине «вазифасыз» калдырасылары килмичә, күрәсең:

– Ә Наиләгә, Наиләгә нинди эш? – диештеләр.

Күтәрелеп карарга да уңайсызланып, түрдәге караватта башны иеп укып утырам. Бераз уйлап торгач, Әнвәр:

– Аны сәркатип итеп алырмын, шәхси сәркатибем итеп, – диде. «Сәркатип» сүзен ишеткәч, әллә нишләп киттем. Ямьсез-начар сүз түгелме соң бу?!. Чәйләр эчкәч, кунагыбыз, булачак милли профессорыбыз чыгып та китте.

– Нәрсә аңлата соң ул сүз? – дип сорадым Фәридәдән, икәү генә калгач.

– Нинди сүз?

– Сәркатип. Бигрәк ямьсез.

– Секретарь, – диде Фәридә, елмаеп. – Иң җиңел эш сиңа эләкте.

...30 елдан артык вакыт үтеп, Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов чын профессор, академик булып, бик күп исемнәр алгач, аның кафедрасына килеп кереп, үземә тиешле урында бөтенләй башка сәркатип утырганын күреп, кызыклы хатирәләрне искә төшердем.

112нче бүлмәдә дәрес әзерләп, вазифа бүлешеп утырган кызлар – хәзер инде әбиләр – дәү әниләр. Озак еллар, милли булып яшәп, авылларда милләтебезгә хезмәт итеп, татар теле һәм әдәбияты укытып, лаеклы ялга чыктылар.

Наилә Вилданова. Чаллы шәһәре

 

"КУ" 8, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев