Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Һәркайда – Әхмәтовлар

– И-и-и! Тагын Әхмәтов! Болай булгач, барабыз да барабыз инде!

2006 елның 8 декабрендә Рәшит Ваһапов фестиваленең йомгаклау концертына Казакъстаннан дөньякүләм танылган опера җырчысы Бибигөл Түләгәнованы чакыралар. Фестивальне оештыру комитеты рәисе Рифат Фәттахов олуг ханымның
кызы Мәрьямгөл Түләгәнова белән сөйләшү алып бара, Казанга килергә кыстый. Ниһаять, озак сөйләшүләрдән соң, Мәрьямгөл ханым ризалаша:
– Бибигөл Әхмәтовна риза. Үзегез дә Әхмәтович икән бит. Ярар. Карагыз әле, Рифат әфәнде, ә концертмейстер кем булыр икән соң?
Рифат Фәттахов, тантаналы-вәкарьле тавыш белән трубкага болай ди:
– Концертмейстер – Татарстанның атказанаган сәнгать эшлеклесе Тәлгат Әхмәтов!
– И-и-и! Тагын Әхмәтов! Болай булгач, барабыз да барабыз инде!

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев