Пычак

Мөдәррис Әгъләм Батулла өенә килеп керә. Батулла ялгызы гына аш пешереп маташа икән. Хуҗаның бик җитез суган тураганын карап, Мөдәррис әйтеп куя:
– Карале, Батулла, синең пычагың бик үткер икән, ә каләмең минем пычагым төсле!
– Шуңа күрә дә сине бер генә хатының да өйдә тотмый бит, куып чыгара. Пычак үткенләргә дә ярамаган ир пычагымамыни?! – ди Батулла.
"КУ" 6 (июнь), 2019
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз