Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Протез

Алмаз Хәмзиннең әтисе Наил абый сугыштан аяксыз кайта. Әмма ул үзенең гариплеген беркайчан да сиздерми. Алмазның Казанда укып йөргән студент чаклары...

Алмаз Хәмзиннең әтисе Наил абый сугыштан аяксыз кайта. Әмма ул үзенең гариплеген беркайчан да сиздерми. Алмазның Казанда укып йөргән студент чаклары. Әтисе аңа протез заводына кереп, «аяк запасы» алып кайтырга куша.

Бара Алмаз протезга. Утыра чиратта. Янәшәдә җыен аксак-туксак җыелган. Бүлмәгә берәм-берәм чакырып кертәләр. Менә берзаман «Хәмзин!» дип кычкыралар. Керә. «Утыр!» – диләр. Утыра. Алмазга күтәрелеп караучы да юк. «Чишен!» – диләр. Трусикка хәтле чишенә. «Примеряйте!» – дип, әтисенә дигән протезны китереп тоттыралар. «Ничек?» – ди Хәмзин, аптырап. Шулвакыт бүлмәдәгеләр гаҗәпләнүле карашларын Алмазга төби: «Хәмзинме?» «Хәмзин!» «Откуда у тебя нога?» «Своя, – ди Алмаз. – Я же за отца пришёл!»

Заказны калын кәгазьгә төреп биреп җибәрәләр. Казан трамвайларында кайтакайта кәгазьләр ертылып бетә, протез аякның балтыры белән табаны күренә башлый. Кешеләрнең күзләре шунда. Уңайсызланмый Алмаз, чөнки ул сугыш каһарманы – әтисе өчен аяк алып кайта!

 

"КУ" 9, 2019

Фото: "Казан утлары"

архивыннан

Теги: уены-чыны бергә юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алмаз Гыймади кыска ,әмма оста язган,булдырган!!!Ул эшләгән гәҗиттә дә аның кулы сизелә.Пөхтә.