Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Өметле депутат

– Безнең районнан гомер˗гомергә йә артистны, йә язучыны депутат итеп интектерделәр. Рәхмәт Хөкүмәткә, бу юлы, ниһаять, иң кирәкле кешене – төзүчене депутат итәргә булганнар! Сайлыйбыз сине, дускай!

Ркаил Зәйдулланың депутатлыкка сайланып йөргән чаклары. Читтән караганда гына, дөньядагы иң рәхәт эш сыман күренә ул, болай... аның да үз мәшәкатьләре юк түгел. Шагыйрь исемлек буенча Түбән Кама районына беркетелгән, ул чорда аңа ике шәһәр арасын шактый узарга туры килә. Бу юлы аны Кама Аланы үзәк мәйданында халык алдында чыгыш ясарга чакыралар. Ләкин аңа кадәр бистәнең алты ишегалдында халык белән очрашып, «Безнең ишегалды» дигән программаны тәкъдим итүдә катнашырга кирәк икән. Кандидат беренче ишегалдына килә. Халык җыелган, зур схема эленгән, анда хисапсыз саннар, катлаулы сызымнар биешә... Төзелеш оешмасы җитәкчесе, аның урынбасарлары, прораблар схемага күрсәтә˗күрсәтә сөйлиләр, парковка, тротуар, балалар мәйданчыкларының киләчәктә нинди булачагын аңлаталар. Беренче ишегалдында Ркаил Зәйдулла халык белән янәшә басып, дәшми генә тыңлый. Икенчесендә бер˗ике җөмлә кыстырып куя. Өченчесендә теге төзүчеләр янына басып, чиратлашып сөйлиләр. Калган өч ишегалдында күрсәткеч таяк Ркаил Зәйдулла кулында гына була, схема белән ул таныштыра, халык сорауларына да ул гына җавап бирә. Алтынчы – соңгы ишегалдында сүз беткәч, таралышыр алдыннан бер рус агае алга чыгып баса да Ркаил Зәйдулланың җилкәсеннән кага-кага сөйли:

– Безнең районнан гомер˗гомергә йә артистны, йә язучыны депутат итеп интектерделәр. Рәхмәт Хөкүмәткә, бу юлы, ниһаять, иң кирәкле кешене – төзүчене депутат итәргә булганнар! Сайлыйбыз сине, дускай! 


НАЛАСАЛЫ

 

"КУ" 01, 2024

Фото: unsplash
 

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев