Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Нуриев песиләре

Юлында очраган һәр кызга көлтә-көлтә чәчәк бүләк итеп йөрүче Вакыйф Нуриевның көннәрдән бер көнне ике әнкә песие чирләп китә.

Юлында очраган һәр кызга көлтә-көлтә чәчәк бүләк итеп йөрүче Вакыйф Нуриевның көннәрдән бер көнне ике әнкә песие чирләп китә (күрәсең көнләшүдәндер инде, алар да хатын-кыз җенесеннән бит!). Берсен ветеринарлар җиде меңгә дәвалый, ә икенчесенә, гомумән, операция ясатырга туры килә. Әлеге хикмәтле процедура унбер меңгә баса. Шулай итеп, койрыкнисалар аркасында Казанның күпме кызы хушисле чәчәк бәйләменнән мәхрүм кала. Вакыйф Нуриев Казан кызларына карата бу кадәр юмарт кыланмаса, песиләрнең әле чит ил клиникаларында дәваланырга да мөмкинлеге зур иде...

 

"КУ" 9 (сентябрь), 2018
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев