Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Нинди көйләр уйныйсың?..

Сәхнәгә Галия Гафиятуллина чыга. Баянчы Рәфкать ул башкарасы җырның көен уйный башлый. Инде Галия апа кушылып җырларга тиеш. Рәфкать көйне уйнавын дәвам итә. Галия апа җырның икенче куплетын да башлый алмый, сүзләрен оныта...

Баянчы Рәфкать Лотфуллин Җыр һәм бию ансамбле артистлары белән җәйге гастрольләргә чыга. Ул вакытта инде популяр җырчы. Татарстанның атказанган артисткасы Галия Гафиятуллина афишага концертант дип языла, димәк, ул җитәкче булып санала.

Шулай бервакыт сәхнәгә Галия Гафиятуллина чыга. Баянчы Рәфкать ул башкарасы җырның көен уйный башлый. Инде Галия апа кушылып җырларга тиеш. Рәфкать көйне уйнавын дәвам итә. Галия апа җырның икенче куплетын да башлый алмый, сүзләрен оныта. Рәфкать яңадан әйләнеш ясап, җырчының кушылуын көтә. Шулай, берничә мәртәбә кабатлагач, Галия апа түзми, шәрран ярып:

– Рәфкать, нишләдең син бүген, бутыйсың да бутыйсың, нинди көйләр уйныйсың?!. – дип, үз гаебен аңа аудара.

Тамашачылар «мәзәкне» аңлап, рәхәтләнеп көлешеп, дәррәү кул чабалар. Шулай итеп, концерт өзелми, матур гына ялганып китә. Галия апаның шушы «канатлы» сүзләре филармония артистлары арасында телгә кереп кала һәм Рәфкатьне күргән саен:

– Нинди көйләр уйныйсың, нигә алай бутыйсың? – дип шаяртып ала идек.

 

"КУ" 9, 2020

Фото: архив

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев