Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Мәскәү абый

Мәскәү абый тагын кайткан, Тагын нидер майтара: «Сөйләштем дә килештем», – дип, Оста җавап кайтара.

Мәскәү абый тагын кайткан,

Тагын нидер майтара:

«Сөйләштем дә килештем», – дип,

Оста җавап кайтара.

Бик соклана моңа халык:

«Духым алып эшли», – ди.

«Мәскәү абый эшләгәннәр

Һич арзанга төшми», – ди.

Акчасында түгел хикмәт,

Хезмәт бит ул – сорасын!

Үзе дә белми бит әле

Кино күпме торасын.

«Авылларга чыгам», – ди бу,
Әйләнәм ди юлларны.

«Мин килешкә мунча-фәлән,

Ял урыны буламы?»

Мәскәү абый белеп эшли,

Мәскәү абый без түгел.

Ул абыйның уңышларын

Санап шатлана күңел!

Авылларда йөргәч, димен,

Очрашырбыз юлларда.

Онытмаска кирәк әле

Кулын кысып котларга.

Таныса инде, әлбәттә,

Бер тәмәке тартырбыз.

Такыр Мәскәү трассасында

Озатып ук калырбыз.

Татарчасы сай булса да,
«Тагын кайт»ны аңлый ул.

Ияләшкәч кайтмый калмас,

Мәскәү абый шундый ул.
 

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев