Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Мәрәтхуҗа баланы

Туфан абый йортларын кышка әзерләп калдыра, без Рәйсә Борһаниева белән бакчасында балан җыябыз.

2011 елның көзендә Туфан абыйның туган авылы Мәрәтхуҗага кайттык. Туфан абый йортларын кышка әзерләп калдыра, без Рәйсә Борһаниева белән бакчасында балан җыябыз. Туфан абыйның өч йорттан торган утарында «уртанчы» зурлыктагы йорт эче кашагалар, чиккән сөлгеләр, кульяулыклар белән бизәлгән. «Яз көне кайтып, бу өйне юарга кирәк булыр», – диде Туфан абый. Авыл җиренең матур гадәте бит ул яз көне өй юу. «Туфан абый, әйдәгез кашага-пәрдәләрне хәзер алып кайтып юыйк, яз көне килеп, өй югач элеп үк китәрбез», – дидем мин. Туфан абый каршы килергә дип авызын ачканда, мин кашагаларны җыя башлаган идем инде. Рәйсә дә миннән калышмады.

Казанга кайтканда, тәрәзәдән Идел, Чулман җиленә иркәләнеп үскән үләннәр, чәчәкләр, җиләкләр йорты – киң болыннарга карап: «Киләчәктә бу җирләрдә ничек дип аталган кытай авыллары булыр икән?» – диде Туфан абый... Калган юлны сөйләшмәдек. Без Туфан абый башлаган сөйләшүгә катнашып китәбез, аннан узып сөйләшми, сәбәпсез сүз башламый идек. Туфан абый белән туктамый сәгатьләр буе сөйләшә алучы Асия апа Юнысова ниндидер сәбәп белән балан җыярга кайтмый калган иде...

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев