Министрның культурасы

Пролетариат язучысы Максим Горький әсәрләренең тулы җыентыгын әзерләү өчен дәрәҗәле комиссия төзелә. Комиссия белән СССРның мәдәният министры җитәкчелек итә. Теге яки бу әсәр турында вакыт-вакыт кайнар бәхәсләр дә туа.
Чираттагы шундый бәхәсләрнең берсендә барысы да, ни әйтер икән дип, министрга борылып карыйлар.
Министр:
– Ни өчен тынып калдыгыз? Культура министрыннан куркасызмыни? – ди.
Танылган әдәбият галиме Бялик шунда әйтеп куя:
– Культура министрыннан түгел, ә министрның культурасыннан куркабыз. Бу җавап министрга шулкадәр ошый, көлеп җибәргәнен сизми дә кала.
"КУ" 04, 2017
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз