Мин хәзер керермен – көтегез

1937 ел. Шәхес культының чәчәк аткан мәле. Язучылар да бер-бер артлы югала

торалар. Кави Нәҗми – 2 июньдә, Галимҗан Ибраһимов – 29 августта, Галимҗан

Мөхәммәтшин белән Ибраһим Салахов октябрь аенда кулга алыналар, декабрьдә

Мирсәй Әмиргә «чират» җитә.

Кави Нәҗмидән соң Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп Ләбиб

Гыйльмине билгелиләр. Ул искиткеч активлык күрсәтә, «халык дошманнарын» фаш

итү җыелышлары үткәрә, ялкынлы нотыклар сөйли, язучыларны үз араларындагы

«дошманнарны» күрмәүләре, гамьсез булулары өчен гаепли. Шундый җыелышларның

берсендә швейцар кереп, Ләбибне чакыра. Ләбиб Гыйльми язучыларга:

– Иптәшләр, мин тиз генә чыгып керәм, сез фикер алыша торыгыз, – дип чыгып

китә.

Язучылар сүзсез генә, шомлы уйларга чумып, Ләбибне көтәләр. Шактый озак

утырганнан соң, иң өлкән язучы Шәриф Камал:

– Озаклады... Берәр хәл булмадымы икән? Берегез чыгып белешегез әле, – дигәч,

кемдер швейцар янына барып килә. Хәрби киемле ике кеше Ләбиб Гыйльмине «кара

машина»га утыртып алып киткәннәр икән.

Бу хәл 1937 елның 21 сентябрендә була.

 

"КУ" 5, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: