Мескен бию карамыйм

Редакциябез Мөштәри урамында чак. Бервакыт Туфан абыйның телефоны шалтырады, теге яктагы тавыш аны ниндидер концертка чакыра, концерт бию белән бәйле иде кебек. «Бармыйм. Егетләрегезнең биюе – кеше көлкесе. Вак-вак атлап, ботларын кысып, котлары чыгып бииләр. Мескенлек! Башта татар ирләренең олпатлыгын, горурлыгын күрсәтә торган бию куегыз, аннан чакырырсыз», – диде Туфан абый.
"КУ" 10, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз