Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Мең елга бер

– Казанда ичмаса мең елга бер генә бит ул. Ә Мәскәүдә ел саен шул хәл!

Мәскәү 2005 елның Сабан туена әзерләнә. Берничә көннән Россия башкаласы милли бәйрәмне гөрләтергә җыена, режиссёр Әлфия Кәримова соңгы штрихларны куя: барлау, тикшерү, кабатлаулар, мәйданны сынау эшләре бара.
Татарстанның атказанган артисты, җырчы Роза Хәбибуллина Мәскәүдә яши. Ул гадәттәгечә, режиссёрны үз борчулары белән өтәли: 

– Мәскәү Сабан туенда мәскәүләргә ничу делать, концерт өчен дә әз вакыт калдырасыз...
Илдар Кыямов парламентёр сыман аны юатырга тели:
– И Роза ханым, Казанның 1000 еллыгында безнең җырчыларны да кайсын – дачасына, кайсын авылына кысрыкладылар. Казан бәйрәме казанлылар өчен түгел дип үпкәләделәр дә әле...
– Казанда ичмаса мең елга бер генә бит ул. Ә Мәскәүдә ел саен шул хәл!

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев