Ленин бакчасына ярты белән кергән

Сулдан уңга: Җәвәһирә Сәлахова, Фәйзи Биккинин, Әзәл Яһудин, Рәшит Ваһапов. 1960 ел

Милләтебезнең иң оста гармунчысы, музыкант-эксцентригы, Татарстанның атказанган артисты Гали ага Җәмлиханов бик мәзәкчән, тапкыр кеше, «шәп» эстрада артисты, экспромтка һәвәс шәхес иде. Сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты Әзәл ага Яһудин белән Гали ага икесе генә гастрольдә йөриләр.
Гали ага фронтовик, сугышның башыннан азагына кадәр фронтта була һәм сугыш тәмамлангач, аны капитан дәрәҗәсендә демобилизовать итәләр.
1950 елның урталарында, гастрольдә, район кунакханәсендә ял итеп ятканда, Гали абый әйтеп куя:
– Әзәл, менә мин сиңа карап-карап торам да, исем китеп сокланып куям, безнең татарлар арасында да немец милләтенә охшаган кешеләр булыр икән! – ди.
Әзәл абый бик четерекле кеше иде. Гали абыйның әче телле булуын белеп, төгәлрәк сөйләвен сорый.
– Менә малай, валлаһи, дип әйтәм, син шулкадәр Рейх министр Геббельска охшагансың, әгәр кинога төшсәң, аерып алырлык булмас иде.
Әзәл ага – чын коммунист. Ленин әсәрләрен култык астына кыстырып, филармониягә килә иде. Шундый кешене дошман белән чагыштыру гафу итмәслек түбәнсетү булып тоела. Алар үзара бераз әйткәләшәләр дә тынычланалар, гастрольләре беткәнче артык сүз куертмыйлар.
 

Гастрольдән кайтуга, Гали аганы «Черек күл»гә чакырып, повестка килә.
Репрессия шаукымы көчле чорлар... Гали ага бераз шөлләп, хатыны, балалары белән саубуллашып, повесткасы белән паспортын алып чыгып китә.
Аны подполковник кабул итә һәм аның өстеннән Әзәл ага язган гаризаны укып чыга. Гали ага түзми, шушы дорфа кәмиттән кычкырып көлә.
– Иптәш подполковник (җырчыларны хөрмәт иткән татар кешесе булып чыга) валлаһи менә Әзәл Яһудин Гитлерның Рейх министры Геббельска шулкадәр охшаган бит, – дип, көлүен дәвам итә. Шуннан соң алар икәүләшеп көлешәләр дә, Гали ага «телдән» кисәтү ала. Әзәл Яһудиннан гафу үтенергә сүз бирә. Шулай итеп, ул җиңел генә НКВДдан котыла.
Филармониягә килгәч, баскычта сөйләшеп торган берничә артист арасында Әзәл аганы күреп, гафу үтенә:
– Әзәл, җаныкаем, син һич тә Геббельска охшамагансың, гафу ит, ялгышканмын, – ди дә китеп бара.
Берничә көн узгач, артист халкы арасында Гали Җәмлихановны Черек күлгә чакыртканнар, дигән сүз тарала. Бар да борчулы, шундый артистны, фронтовикны нигә чакырталар икән дип, бер-берсеннән сорашалар. Ул чорда НКВД дигән сүз, үлем яки, ким дигәндә, ун ел төрмә-лагерьны аңлата иде бит.
Гали абый филармониягә килгәч, артистлар аны уртада калдырып, хәлен аңлап, йомшак кына итеп ни өчен чакыртуларын сорыйлар.
Гали ага бик борчулы, кайгылы күренә:
– Әй, туганнар, бер көнне салган баштан Ленин бакчасына арты белән керде дип, шикаять язганнар.
– Соң, шуннан, шуннан, Гали ага ни белән бетте, – дип аптыраталар артистлар.
– Сәгатьләр буе орыштылар да арты белән дигән сүзне ярты белән дип төзәтеп, куып чыгардылар...

"КУ" 9, 2020

Фото: saba-rt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: