Үлемгә караш

Мин баш редактор Зәки Нури кабинетында.

– Барлас Камаловның повестен карап чыктым. Ләкин басарга дип кул куя алмыйм. Соңгы абзацта гына төп героен үтереп куйган. Быел журналның алты санында алты повесть басылды, алтысында да мәет күтәреп чыгалар. Пессимизм түгелме соң бу? Өстәгеләр ни әйтер?

– Совет илендә үлем юк димәкче буласызмы, Зәки ага?

– Алай ук димим дә... Чагыштырып кара, әнә, капиталист черки тешләсә дә егылып үлә... Ә бездә тугыз баллы җир тетрәсә, тугыз катлы йорт убылып төшә, ә берәү дә үлми, шулай бит?!

– Шулай, Зәки ага.

– Шулай булса, чакырт Барлас Камаловны, терелтеп китерсен Гапсаттарын! Моның әллә ни катлаулыгы юк, менә укып күрсәтәм, шушы төшен үзгәртсен дә... «Гапсаттар абзый турында очерк язу уе белән канатланып кайттым. Күңелдә һич август түгел, май ае иде. Тик өйгә кайтып керүгә, салават күперенең һәммә төсләренә манылган кәефем кара пәрдәгә уралып калды. Әти миңа телеграмма тоттырды. «Бабай үлде. Мирхәйдәр!», – дип язылган иде анда».

...Барлас Камаловны чакыртып, хәлне сөйләп биргәч, башын кашып, бераз уйланып утырды да, ризалашырга мәҗбүр булды. Икенче көнне ул «Актуган Гапсаттары» исемле повестен болай үзгәртеп китергән иде...

«Гапсаттар абзый турында очерк язу уе белән канатланып кайттым. Нур өстенә нур өстәп, кайтуыма өч көн дигәндә, Мирхәйдәр абыйдан хат килеп төште: «Зур куанычыбызны уртаклашабыз. Ни гомер үткәч, бабайны тагын бер Дан ордены – беренче дәрәҗәлесе эзләп тапты... Шулай итеп, Гапсаттар солдат полный кавалер хәзер!..»

Зәки Нури повестьның төзәтелгән азаккы җөмләләрен укыды да: – Күз алдында терелттек. Басарга дип кул куярга була хәзер, – диде.

– Советлар Союзында үлем – дөньяда иң бәхетле үлем! Шулай да... Үлем белән бик злоупотреблять итмик әле... – диде.

 

"КУ" 06, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: