Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Кул чабу

Баксаң, Ренат Харис төшеп барганда ук, сәхнәгә Илһам Шакиров чыгып баскан булган икән.

Композитор Александр Ключарёвның 100 еллыгы. Шагыйрь Ренат Харис шигырен укыгач, сәхнәдән төшеп бара. Халык тыйнак кына кул чаба башлап, куе алкышларга күчә. Харисның урынына барып утыруы була, халык тагын да көчлерәк кул чабарга тотына. Харис торып баса да, уңлы-суллы борылып, рәхмәтен белдереп, тамашачыларга баш ия.

Баксаң, Ренат Харис төшеп барганда ук, сәхнәгә Илһам Шакиров чыгып баскан булган икән.

 

"КУ" 05,2016

Фото: unsplash

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев