Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Күтәреп кенә йөрткәннәр

"Башкортлар бик кунакчыл халык бит. Алар башта кунакны аяктан екканчы сыйлыйлар да аннары үзләре үк күтәреп йөрергә мәҗбүр булалар..."

Язучылар сөйләшеп утыра. Шунда кайсыдыр, сүз иярә сүз чыгып, Мөдәррис Әгъләмовның башкорт телендә китабы чыгуы, аның үзенең шул уңайдан Уфага барып кайтуы турында хәбәр җиткерә. Әлеге хәбәрне Галимҗан Гыйльман эләктереп ала:

– Әйе-әйе, хәбәре килеп җитте. Уфада Мөдәррисне күтәреп кенә йөрткәннәр.

Шунда Роберт Миңнуллин мыек астыннан гына елмаеп әйтеп куя:

– Булыр-булыр, башкортлар бик кунакчыл халык бит. Алар башта кунакны аяктан екканчы сыйлыйлар да аннары үзләре үк күтәреп йөрергә мәҗбүр булалар.

 

"КУ" 09, 2018
Фото: instagram

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигерәк тапкыр булган инде Роберт Миңнуллин!