Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Концерттан соң

Эстрада концертыннан соң бер төркем депутатлар фикер алышып утыра. Бер яшь җырчы турында да сүз чыга: – Ну киенеп тә куйган, әй!

Эстрада концертыннан соң бер төркем депутатлар фикер алышып утыра. Бер яшь җырчы турында да сүз чыга:

– Ну киенеп тә куйган, әй!

– Амазонкалар кебек!

– Кыйммәтле кием икәне әллә каян күренеп тора!

– Кайсыдыр спонсор киендерәдер инде аны?

Роберт Миңнуллин боларны тыңлап тора да бик белдекле кыяфәт белән:

– Кем чишендерә, шул киендерә инде аны, егетләр! – дип, сүзгә нокта куя.

 

"КУ" 9, 2018

Фото: instagram

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев