Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Көндәлекләрдән

Аэродромнан Муса Җәлилгә (1934, 23 октябрь) шылтыраттым: — Кил, кинога билет бар.

Аэродромнан Муса Җәлилгә (1934, 23 октябрь) шылтыраттым:

— Кил, кинога билет бар.

— Нинди картина?

— Яшәртү турында. Фәнни картина.

— Һи, алайса картлар гына карарлык икән.

— Шуның үчен сиңа шылтыратуым да, — дидем мин, — «сакалым сабынлы мунчала кебек» дип шигырь язгансың ич милиционер кыз турында...

Барып керәсең – Муса бүлмәсенең (Столешников тыкрыгында) ишеге һәрвакыт ачык, үзе күп вакытта үйдә булмый. Берчакны түнге унбергәчә күтеп утырдык. Кайтты. Театрда булган. Фәтхи Бурнаш белән икәүләп. Бурнаш Казаннан килгәндә, юлда арыган, күрәсең, йоклап утырган.

— «Дедушкин сон»ны карарга барып, Бурнаш йокысын карап кайттым, — ди Муса.

Икенче барганда да үйдә юк иде. Ул кайтканчы башкалар да җыелды. Муса аптекадан теш даруы алып кайткан. Әхмәт Фәйзи дару шешәсен алып карады да:

— Бу теш даруы түгел, — диде.

Әхмәт Фәйзинең хатыны югары белемле медичка булганга, бу мәсьәләдә авторитет санала. Аның белән сүз күрәштереп булмый. Медицинасыннан бигрәк үткен сүзләре хәтәр.

Шуңа Муса, башын иеп кенә:

— Нинди дару соң бу? — дип сорады.

— Моны эч авыртканнан эчәләр.

— Алай булса тешемнең эче авырта торгандыр, — дип куйды Муса. Мәскәүдәге татар язучылары арасында еш кына шундый сүз ярышы килеп чыга һәм аның әле теге, әле бу җиңүчесе була иде. Беркүнне Мусага Мәхмүд Максуд белән бергә ике Әхмәт – Фәйзи һәм Ерикәй килеп керделәр. Мәхмүд, ярышны башлап:

— Ягез әле, кайсы Әхмәт җиңәр? — дигәч үк, Ерикәйнең:

— Әлбәттә, мин! — дип җавап бирүе үк җиңеш саналды. Чүнки җиңү шартларының берсе — озак күттерми, тиз җавап бирү иде.

Экспромт остасы Әхмәт Фәйзи, минем акрынлыкны тәнкыйть итеп, эпиграмма язып бирде:

Сүйли бит Баттал явыз, ә!

Сүзе саен биш минут паузә.

Басылганмы, юкмы — хәтеремдә юк, «Чаян» журналына кагылган эпиграммасы хәтеремдә:

«Чаян» мине һич тә күлдерә алмый,

Кытыкламый хәтта тешләве;

Ләкин үләм күлеп, исемә түшсә,

Ф.Хүснинең шунда эшләве!

 

Салих Баттал

"КУ" 10 (октябрь), 2015

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев