Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Көнләштереп...

Кинәт!.. Яктырып, каршыга ап-ак куян сикереп чыга. Куркуыннан юл уртасында катып калган җан иясен таптатмыйм дип, Раил рульне кырт борып өлгерә...

Кышкы төн. Як-ягын кар көрте сарган асфальт юлдан машинада кайтып

киләләр. Икәү. Руль тотканы — Буа театры каһарманы, ярык курай гыжылдавына

охшаш тавышлы Раил Садри, аның янәшәсендә — дуамал мәкаләләр чыгарып,

күпләрне йокыдан яздыручы Искәндәр Сираҗи.

Өч көн буе Кукмарада булганнар, хатирәләр бүлешеп, гөр килеп кайтып киләләр

болар. Юл тигез. Кәеф шәп. Фара яктысы төн карасын талымсыз гына уртлап

бара.

Кинәт!.. Яктырып, каршыга ап-ак куян сикереп чыга. Куркуыннан юл уртасында

катып калган җан иясен таптатмыйм дип, Раил рульне кырт борып өлгерә. Машина,

күләгәле итәген җыеп, асфальт астына томырыла, мәтәлчек атып, кар көртенә

кадала.

Икенче көнне Язучылар берлегенә килеп керәләр болар. Яңадан туган шикелле

икесе дә шат.

— Жигули челпәрәмә килде, анысы чёрт с ним. Үзебез исән калдык бит, үзебез,

егетләр!

— Юарга кирәк бу вакыйганы, — диешә сәбәп табылуга сөенгән язучылар.

— Кылган гөнаһларыбыз куян булып каршыга чыкты, бугай, — ди Искәндәр

Сираҗи.

— Гөнаһларыгыз ерунда, куян чаклы гына икән, — дип Ркаил Зәйдулла

шаркылдап көлә һәм егетләрне көнләштереп, өстәп куя. — Әнә, мөфти Госман

хәзрәтнең джибына поши кадәр поши килеп бәрелгән!

 

"КУ" 6, 2014

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев