Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Кәнәфи бәйрәме

Без монда вакытлыча гына, ә кәнәфи мәңгелек!

Язучы Туфан Миңнуллин белән шагыйрь Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайлангач, икесе бер Комитетта эшлиләр. Атна буе, айлар-еллар буе гел янәшә алар: бергәләп җыелышлар үткәрәләр, бергәләп командировкаларга йөриләр, төрле әдәби-мәдәни чараларда катнашалар, бергәләп бәйрәм дә итәләр.

Шундый бер олы бәйрәм алдыннан, гадәттәгечә, дуслар, фикердәшләр Разил бүлмәсенә җыела. Ә бүлмә хуҗасының – Комитет рәисенең өстәлендә өем-өем котлау открыткалары, дистәләгән телеграммалар. Разил, кунакларга бәйрәм табыны әзерләргә ниятләп, өстәлдәге открытка-телеграммаларны кочагына ала да үзе утыра торган кәнәфигә илтеп сала. Моңа аптырап карап торган Туфан шулчак, кызыксынып, Разилдән болай дип сорап куя:

– Нигә кәнәфигә куясың бу котлауларны, бүлмәдә урын беткәнмени?

Разил, кәнәфинең аркасын сыйпап, болай дип җавап кайтара:

– Туфан ага, татарның иң олпат аксакал язучысы булып та, шуны белмисеңмени? Бу котлауларның туксан тугыз проценты миңа түгел, менә шушы кәнәфигә килә бит. Бу – минем бәйрәм түгел, аның бәйрәме, әйдә, сөенсен әле! Иртәгә бу эштән китсәм, мине котлауларның саны йөз мәртәбә кимиячәк. Яңа хуҗа килгәч, кәнәфи тагын открытка-телеграммаларга күмеләчәк. Димәк, без монда вакытлыча гына, ә кәнәфи мәңгелек!

Әйдә, кәнәфи өчен берне күтәреп куйыйк әле!

 

"КУ" 8, 2020

Фото: архив

Галерея

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нәкъ өстенә басты! Булыр да икән самокритичный, самоироничный түрәләр!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ул бит турэ тугел... Депутат кына

      • аватар Без имени

        0

        0

        Җор телле иде шул Разил Вәлиев. Сүзгә кесәгә керә торган түгел. Зирәк, зиһенле. Шундый шәхеснең, милләтпәрвәрнең арабыздан китүе авыр булды. Юксындыра.