Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Китү сәбәбе

Икенче курстан соң, Разил, университетны ташлап, Мәскәүдәге Әдәбият институтына керергә ниятләгән. Документларын алырга рөхсәт сорап, Гази Кашшаф янына кергән. «Нәрсә, китәргә булдыңмыни? Моннан ике ел элек кызылавызланып «Толстой укыган, Ленин укыган» дип торган идең, нәрсә булды сиңа?» – дигән Гази ага.

1965 елда Казан университетына укырга кергәндә, абитуриент Разил Вәлиевне әдәбият галиме һәм университет доценты Гази Кашшаф әңгәмәгә чакырган. Әңгәмә вакытында булачак шәкертнең кылларын тарткалап, «шүрлегендә ни барын» чамалап карарга ниятләгән ахрысы.

«Нигә Казан университетына керергә булдың?» – дип сораган Гази Кашшаф. Разил аптырап тормаган, кистереп җавап биргән: «Чөнки монда Толстой укыган, Ленин укыган...» «Ярый, әйбәт, дөрес фикерлисең», – дип, Гази ага егетне мактап чыгарып җибәргән.

Икенче курстан соң, Разил, университетны ташлап, Мәскәүдәге Әдәбият институтына керергә ниятләгән. Документларын алырга рөхсәт сорап, Гази Кашшаф янына кергән. «Нәрсә, китәргә булдыңмыни? Моннан ике ел элек кызылавызланып «Толстой укыган, Ленин укыган» дип торган идең, нәрсә булды сиңа?» – дигән Гази ага. «Университетны Толстой да, Ленин да ташлап киткән...» – дип елмайган Разил. Гази Кашшаф кулын селтәгән дә Разилгә документларын бирергә кушкан.

 
"КУ" 7, 2016
Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев