Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Хәйләсез дөнья файдасыз

Милиционер образында актер сәхнәгә чыккач кына, эшне абайлап алалар... Оста уенга, тамаша тәменә керешеп киткән халык спектакльне азагына кадәр карап, шаулатып кул чаба.

Г.Камал театры артистлары Сергач ягында йөри. Бер мәлне билет сатучы Роберт Әбелмәмбәтовны бәреп очыралар – кешеләрнең акча түләп, тамаша карыйсы килми. Спектакльдә Наил Дунаев милиционер ролен башкарасы икән. Әлеге хәлне күргәч, ул
костюмын кигән килеш фойега чыгып баса. (Сергачта аны ул вакытта бик танымыйлар да әле). Районнан милиция килгән, ахры, дип, халык шым була, ипләп кенә, билетлар алып, залга кереп тулалар. Милиционер образында актер сәхнәгә чыккач кына, эшне
абайлап алалар... Оста уенга, тамаша тәменә керешеп киткән халык спектакльне азагына кадәр карап, шаулатып кул чаба.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X