Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Хуш килдегез, уртаклар!

Үзбәкстан язучылары менә шундый туганлык белән килделәр безгә. Хуш килдегез, ишетегез, тыңлагыз, уртаклар!

(Кыскартып бирелә)

Татарстанга үзбәк язучылары бригадасы килде. Элек, Россия «халыклар төрмәсе» булып яшәгән чорда, рус колонизаторлары һәм башка милләтләрнең шовинистлары, шулай ук «үз» эксплуататорлары тарафыннан изелеп, мыскыл ителеп килгән үзбәк хезмәт ияләренең, үзбәк михнәттәш, кәмбәгаль (ярлы) диһканнарының уллары килде Татарстанга.

Кадерле кунак безгә алар.

Халыклар төрмәсенең соңгы җәлладлары булган курбашларын, басмачыларын, ак һәм яшел бандаларын туздыруда арысланнарча көрәшкән батыр үзбәк халкының балалары булган өчен кадерлеләр алар.

Без шатбыз. Аларны үзебезнең арабызда күрүебезгә шатбыз. Гафур иптәш Голәмнең Вахитов эшчеләренә багышланган шигырьләрендә:

Без искедән калган чүп-чарны, керне

Юу эшендә бергә, без – туганнар, –

дигәненчә, яңа, якты, күңелле тормышлы дөнья төзү сафында бергә булуыбыз өчен шатбыз.

Үзенең «Яңа Казан» дигән беренче тәэсираты чагылган нәсерендә: «Мин Казанны беренче мәртәбә күрәм. Сөенеп-сөенеп карыйм... Тукай шигырьләрендә көлү һәм нәфрәт белән күрсәтелгән мәшһүр «Печән базары», «Көфер почмаклары» матур бакчага – культуралы ял бакчаларына әверелгән. Мәчет манаралары сүтелеп, алар урынына гигант завод-фабрикалар корылган... Тәрәзәләре төрле-төрле, ал, кызыл гөлләр белән бизәлгән яңа өйдән шатлыклы, куанычлы, ягымлы җырлар ишетелә... Казанның шундый үсеш, уңышларына сөенеп, масаеп, күкрәк киереп карыйм һәм «Казан безнеке инде!» димен», – ди иптәш Шакир Сөләйман.

«Мәйле (әйдә, ярый), – ди ул, – Казанны, бер вакытлар, – төрек татарның милли учагы, пантюркистларның Мөкаддәс бишеге итәргә уйлаган хәзерге ак качаклар, мәйле, теләсә нинди ялалар яудырсыннар. Казан яңа Казан, совет Казаны булып, кызыл байрак белән мәңге һәм куанычлы яшәячәк!» – ди Шакир иптәш Сөләйман.

Үзбәкстан язучылары менә шундый туганлык белән килделәр безгә.

Хуш килдегез, ишетегез, тыңлагыз, уртаклар! Совет иле халыкларын бәхетле тормышка илтүче юлбашчыбызга, гомеренең һәр минутын хезмәт ияләренең бәхетләре өчен көрәшкә багышлаган сөекле Сталиныбызга сәлам һәм рәхмәт булып яңгыраган ашүләләрен – җырларын ишетегез Татарстанның.

«Совет әдәбияты», 1936

 

"КУ" 06, 2016

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев