Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Хәл белүче

«Мәдәни җомга» атналык газетасының баш мөхәррире Зиннур Мансуров каләмдәше Рабит Батулланы редакциянең сәнгать бүлеген җитәкләргә чакыра.

«Мәдәни җомга» атналык газетасының баш мөхәррире Зиннур Мансуров каләмдәше Рабит Батулланы редакциянең сәнгать бүлеген җитәкләргә чакыра. Мөдирлек вазифасын беркадәр башкаргач, сырхаулаган әдипне 1996 елда Германиягә озатырга туры килә. Гамбург каласындагы мәгълүм хастаханәдә аның йөрәгенә берничә операция ясыйлар: дүрт тамыры алыштырыла, аорта клапаны киселеп, тимер протез куела.

Катлаулы сәфәреннән исән-сау әйләнеп кайткач, Рабит Батулла янәдән каләменә үрелә, бераздан тагы хастаханәгә кереп ята... Палатада ул ялгызы. Ишектән Зиннур Мансуров күренә. «Хәлеңне белергә килдем... Инде авырый күрмә, – ди баш мөхәррир гадәти сүзләр белән. – Аттай эшләргә язсын... Син халыкка кирәк!..»

Ятак алдына килеп баскач, хәл белүче сораштыра башлый: «Ну, ничек соң?» Шунда шук-шаян Батулла өстендәге халатын ике якка ачып җибәрә, пычак астына кергән тәненең буйдан-буйга тегелгән кызгылт җөйләрен күрсәтә. Бала чактан ук кан яки җәрәхәт күрүдән курыккан Зиннур, агарынып, системадан сихәт алучының аяк очына ипле генә барып ава. «Тоже мне хәл белүче!» дип сукранган язучы, беләгенә беркетелгән энәне ычкындырып, биредә дәвалый торган табибы янына чыгып йөгерә. Хәлсезләнгән шагыйрьгә укол кадыйлар. «Ямаулы йөрәк» иясенең караватында бер сәгать чамасы көч җыйгач, Зиннур Мансуров үзен гаепле тойган кыяфәттә саубуллашып китәргә җыена. Ә Рабит Батулла үз амплуасында кала, палата кунагының элегрәк әйткән сүзләрен кабатлый:

– Инде авырый күрмә... Аттай эшләргә язсын... Син халыкка кирәк!

"КУ" 07, 2019

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев