Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Хәбибулла хастасы

Әле генә подъезд төбендәге эскәмиядә үз ишләре белән сөйләшеп утырган Хәбибулла абзыйга әллә нәрсә булды: күршесе Рәхимҗанның яңа машина сатып алу хәбәрен ишетүгә, кулы белән йөрәген тотып, өенә кереп китте...

Әле генә подъезд төбендәге эскәмиядә үз ишләре белән сөйләшеп утырган Хәбибулла абзыйга әллә нәрсә булды: күршесе Рәхимҗанның яңа машина сатып алу хәбәрен ишетүгә, кулы белән йөрәген тотып, өенә кереп китте. Шуннан бирле, инде бишенче көне, урын өстендә ята. Тамагына да капмый, дару да эчми, сөйләшми дә. Күзе – түшәмдә. Хәлен белеп чыгыйм, мин әйтәм, су кранын да төзәтте, ишегебезгә йозак та куйган иде...

– Авырып киттекмени, Хәбибулла абзый? – дим.

Дәшми. Хәтта күзен түшәмнән дә алмады.

– Әйе, бәла аяк астында гына йөри... – дидем аннары, сүз юктан сүз булсын дигәндәй.

– Кеше мәңге яшәрлек булып дөнья куа-куа да... Әнә син «олигарх» дип йөргән Валентинны... Кичә атып үтергәннәр...

Хәбибулла абзый, башын борып, миңа карап алды.

– Тән сакчылары да коткара алмаган! Шушы көннәрдә генә кәттиженә дә кызыл әтәч җибәргәннәр дип ишеттем.

Хаста җанланып китте.

– Яхшы иткәннәр! – диде ул, башын күтәреп.

– Ходай барысын да күрә! Хәрәм акчага салалар...

– Дөрес, аның тагын өч йорты булган икән... Хәбибулла абзыйның әле генә елмаю йөгергән йөзен янә болыт басты. Шунда артыгын әйтеп ташлавымны төшенеп алдым.

– Берсен тыюлыкта салган булган да, хәзер сүттермәкче булалар ди...

– Шул кирәк андыйларга! – диде хаста, тагын җанлана төшеп.

– Булдыра алсалар, айда да кәттиж салдырып куярларые!

– Ә бишенче каттагы Хикмәтулла абыйларның... Беләсең син аны... Бездельниклар, һаман подъезд төбе саклап утырасыз, дип бәйләнә иде... Шуларның фатирын басканнар...

– Димәк, подъезд төбен түгел, өен дә саклый алмаган!

– Хәбибулла абзый урынына ук торып утырды.

– Кешегә акыл өйрәтеп йөрсәң, шулай була ул! Нәрсәләрен алганнар?

– Өч миллионлык әйберләрен чистартканнар.

– Күпме яңалык! – диде йөзенә елмаю җәелгән Хәбибулла абзый, аягына тапочкасын кия-кия.

– Ә мин урын өстендә ятам! Юк, энем, болай яту эш түгел бу! Әйдә, урамга чыгыйк әле...

"КУ" 12, 2016
Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев