Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Хатын нәрсә әйтер?!

Мәгълүм ки, Салих Баттал олуг язучы гына түгел, махсус белемгә ия очучы да иде.

Мәгълүм ки, Салих Баттал олуг язучы гына түгел, махсус белемгә ия очучы да иде. Бөек Ватан сугышы чорында ул Хәрби Һава Көчләренең Тын Океан флотында очучы буларак көрәшә, аңарчы конструкторлык бюросы каршындагы сынау отрядында Р-5 очкычыннан җиргә мөһим йөкләр ташлау белән шөгыльләнә. Күңеленә уен-көлке, киная, төртмешләр тулган әдип «Борчылма» исемле дүртьюллыгын тикмәгә генә язмагандыр.

Шулай шәһәр өсләп очкан чакта, Тәрәз ачып, аска төкердем. Борчылмагыз: мин бит төкрегемне Чүп-чар савытына төшердем.

Гелән алай булмый икән. Тормыш үзе дә еш көләргә ярата...

Һәрвакыт туган авылын сагынып яшәгән Салих Баттал, Казанның 9 нчы трамваенда колхоз базарына барып, атна саен дистә ярым йомырка алып кайта. Менә ул Волгоград урамындагы йортыннан ерак түгел тукталышка якынлашып килә. Уң кулында – үреп эшләнгән сетка, сул кулында – кондуктор биргән билет. Товары, шөкер, исән-сау. Баскычтан төшкәч, әдипнең баш мие нерв җепселләре аша кулына әмер бирә: трамвай билетын ташларга! Бүтән төрле уйларга чумган зат мизгел эчендә бөтенләй буталып кала. Ул үтә күренмәле кечкенә ятьмә капчыгын... бетоннан коелган чүп савытына атып бәрә. Ә йомыркалар челпәрәмә килеп ватыла, сарылары аяк астына агып төшә.

– Эх, чүп савытына салават күпереннән кирәкмәс нәрсәләрне генә ташлаган чаклар бар иде, – дип көрсенә чал чәчле Салих Баттал, сул кулындагы билетны учына ныграк кысып. – Өйгә күкәйсез кайтсам, хатын нәрсә әйтер?!

"КУ", 7 (июль, 2019)

фото: https://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев