Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Харис абый фәлсәфәсе

Менә шул: көтүчедән — көтүче, укыганнан укыган туа, Бәрттин.

Авыл картлары сарык абзары төзәтәләр. Ял итәргә туктадылар. Яннарына барып чүгәләдем. Исәнлек-саулык сорашкач, китте сүз. — Карале, Туфан, син үзең уйлап чыгарасыңмы, әллә күргәнеңне, ишеткәнеңне генә язасыңмы? — ди берсе.

— Әкиятне генә уйлап чыгаралар, — дип җавап бирә Касыйм абый, — ә ул тыңлап-тыңлап йөри дә сезнең ишеләрнең сүзен, төзәткәләп, яза да куя.

— Акча түлиләрме инде ул синең язганыңа, Туфан?

Касыйм абый бирешми, тагын минем өчен җавап бирә:

— Түләмәскә син әллә теге... Кәчтүнен нинди акчага сатып алган дип беләсең? Ул бит синең шикелле колхоз люцирен урлап сыер асрамый.

Көлешәләр. Сүзгә Бәдретдин абый кушыла.

— Менә син зур кеше инде, Туфан, Мәскәүдә укыдың, радиодан сөйләтәләр, телевизордан күрәбез... Менә син ничек алай булдың да, нигә минекеләр синең кебек була алмый? Алар да шул синең кебек Салтык мәктәбенә йөрделәр бит. Син укыган китаптан укыганнардыр.

— Малайларыңны хурлама, Бәдретдин абый, — дим.

— Үз эшен җиренә җиткереп эшләгән һәр кеше дә зур кеше. Менә дигән итеп эшлиләр ич малайларың. 

— Эшләвен эшлиләр дә бит, укымадылар... Сигездән ары китә алмадылар. Әңгәмәгә бик аз катыша торган Харис абый түзмәде: — Башын катырма Туфанның, Бәрттин. Уку нәселдән килә ул, — диде.

— Минем нәсел Туфан нәселеннән кай ягы белән ким?— диде Бәдретдин абый.

— Кимме, артыкмы, сезнең нәселдән укыган кеше чыкмаячак, Бәрттин, — дип Харис абый үз теориясен исбатларга кереште, — бабаң, атаң көтүче булган. Үзең көтүче, малайларың көтүче, аларның малайлары да көтүче булачак. Ә Туфанның әтисе Гаптул язу-сызу тирәсендә кайнашты, Туфан да шунда, аның да балалары язу белән тамак туйдырачак. Ник дисеңме? Менә тыңлап кара. Туфанның малае туды ди, аякка йөри башлады ди. Идән буйлап кылтыйн-мылтыйн атлап барганда, ул абынып егыла. Абынып егылган нәрсәсе — китап. Шуннан, үсә төшкәч, Туфанның малае сорый әтисеннән, әти, нәрсә бу, ди. Туфан әйтә, китап, ди. Нигә ул китап, ди малае. Туфан аңлата башлый, малай күте белән шуышып йөргәндә үк хәреф танырга өйрәнә. Синең малаеңның малае туды ди. Кылтыйн-мылтыйн атлап әтисе янына килде ди. Әтисе чыбыркы ишеп утыра ди. Әти, нишлисең, дип сорый малае. Чыбыркы ишәм, улым, ди әтисе. Нәрсәгә ул чыбыркы, дип сорый малае. Әтисе аңлата, чыбыркыны шартлатып күрсәтә, малаен да чыбыркы шартлатырга өйрәтә. Менә шул: көтүчедән — көтүче, укыганнан укыган туа, Бәрттин.

 

"КУ" 05,2016

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев