Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

«Халык безне яшәтә, безне тәрбияли, безне ашата» - Салават Фәтхетдинов

Шул ук вакытта ул иң зур хыянәтче дә.

Халык безне яшәтә, безне тәрбияли, безне ашата. Гади халык. Шул ук вакытта ул иң зур хыянәтче дә. Сине үлеп ярата торган тамашачың, икенче артист килеп чыга икән, шул якка күчә дә китә. Залга халыкны куып кертеп булмый, залдан куып чыгарып булмый. Ул нәрсә тели, шуны эшли. Халык ул – көч.

* * *

Кайда власть, кайда дуслык, кайда мәхәббәт, кайда акча – шунда хыянәт. Хыянәтнең башка урыны юк.

* * *

Мин үземне җырчы түгел, җырлаучы дип уйлыйм.

"КУ" 1, 2020

Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Соңгысы дөрес!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Халык, ашата, тәрбияли, кеше итеп үстерәҮз халкының иң авырткан җиренә бит тигән ул!“Гади халык, бездә иң зур хыянәтче!”- дигән ул.Уйнап түгел, уйлап ачу кирәк, диләр, авызны...“Әллә, диләр, бу Салават Сталиннан явызмы?Юк, Салават әйтмәгәндер, ул сүзләрне... Кит әле!Милләтеңә яла ягар дәрәҗәгә җит әле...Бу сүзләрне әйтер әйтсә, халкын җене сөймәгән”."Халык зур ул,...” дигән Тукай, хыянәтче димәгән...“Кайда власть,-ди җырлаучы, акча, дуслык, мәхәббәт,(аның башка ур(ы)ны юк!) шунда була хыянәт. ”Власте да, акчасы да, берсе дә юк халыкта....Хыянәт тә шунда, башлап нәрсә черсә балыкта?!Хыянәтнең тагын бар бер ул әйтмәгән урыны,-Оятсызда килеп чыга, күтәрелсә борыны.Әйе, халык ашата да,... Кеше итеп үстерә.Тик кемнәрдер шул ашаган табагына төкерә.................Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)