Хаҗи дозасы

Батулланың хаҗ сәфәреннән кайтып төшкән көннәре. Сыгылып торган табынлы мәҗлескә эләгә бу. Кыстап-кыстап карасалар да, хәмергә кагылмый, хаҗи кешегә килешеп бетмәс дип, юаш кына кире кагып утыра икән. Урындыгы аның каршына туры килгән Марсель Гали, нечкә билле рюмканы Батулла алдына этебрәк:

– «Хаҗи дозасы» гына ярыйдыр бит, тотып куй, Батулла, – ди.

Марсель Галинең «Хаҗи дозасы» дигәнен ошатып, Батулла елмаеп куя һәм рюмканың нәзберек биленә үрелүен сизми дә кала.

"КУ" 10, 2019

фото: "Казан утлары" архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: