Кеше күп иде

Мәскәүгә баргач, шагыйрь һәм драматург, Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенең беренче лауреаты Әхмәт Фәйзи белән сөйләшеп утыра идек. Берсендә:
– Түрәләргә ярарга тырыша журналистлар, – ди ул, – әйтик, җыелышны иптәш Фәләнев ачты дип язарга яратасыз. Алай булгач, нигә «җыештыручы Камилә апа утырыш беткәч, залны себереп чыгарды, ишекне япты һәм бикләп кайтып китте», – дип тәмамламыйсыз? Камилә апаның да күңеле булыр иде. Күп вакытта җыелышлар кечкенә бүлмәдә үткәрелә. Ә сез, журналистлар, ялагайланып: «Кеше күп иде, урын җитмәде», дип шапырынасыз.
"КУ" 2, 2020
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз